news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кукмараның "Степан Разин" командасы "Мөхәммәтшин Кубогы" турнирында җиңү яулады
Егетләргә күчмә кубок тапшырылган.
Скопировать ссылку
kukmor-rt.ru/news/kөn-temasyi/kukmarany-stepan-razin-komandasy-mkhmmtshin-kubogyna-uzgan-futbol-turnirynda-i-yaulady
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында "Мөхәммәтшин Кубогы"на футбол буенча турнир узды. Анда "Степан Разин" командасына тиңнәр булмады. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Ринат Мөхәммәтшинның улы Рөстәм Мөхәммәтшин, аның якыннары, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, "Рубин" футбол клубының башкарма директоры Константин Дзюба һәм башкалар катнашты.
"Менә алтынчы ел рәттән август аенда "Мөхәммәтшин Кубогы"на турнир уза. Ел саен ул истә калырлык һәм мавыктыргыч үтә. Чара Татарстанның спорт тормышында мөһим вакыйгага әйләнде. Бу исә әтием Ринат Мөхәммәтшин салган идея алга таба үсә дигәнне аңлата. Уенчыларга уңышлар, иминлек телим", - диде Рөстәм Ринат улы.
Өченче урын өчен "Яшьлек" (Шәмәрдән) һәм "Саба тәрәзәләре" (Саба) көрәште. Финалда "Степан Разин" (Кукмара) һәм "Комаровка" (Теләче) командалары очрашты.
Быелгы уеннарның җиңүчесе "Степан Разин" (Кукмара) командасы булды. Егетләргә Күчмә Кубок тапшырылды. Икенче урында - "Комаровка", өченче урында "Яшьлек" командасы.
Турнирның иң яхшы капкачысы - Илнур Тимербаев "Комаровка" командасы. Иң яхшы саклаучы - Раил Вәлиев ("Саба тәрәзәләре"). Иң яхшы ярымсаклаучы - Рөстәм Маннанов ("Яшьлек" командасы). Иң яхшы һөҗүмче - Илназ Габдрәхимов ("Степан Разин" командасы).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot