news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Степан Разин" командасы футбол турнирында җиңү яулады

Әлеге турнир Кукмарада алтынчы ел уза.

Кукмараның "Степан Разин" командасы футбол турнирында җиңү яулады
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 31 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында "Мөхәммәтшин Кубогы"на футбол буенча турнир узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Ринат Мөхәммәтшиннын улы Рөстәм Мөхәммәтшиң, аның якыннары, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, "Рубин" футбол клубының башкарма директоры Константин Дзюба һәм башкалар катнашты.

"Менә алтынчы ел рәттән август аенда "Мөхәммәтшин Кубогы"на турнир уза. Ел саен ул истә калырлык һәм мавыктыргыч үтә. Чара Татарстанның спорт тормышында мөһим вакыйгага әйләнде. Бу исә әтием Ринат Мөхәммәтшин салган идея алга таба үсә дигәнне аңлата. Уенчыларга уңышлар, иминлек телим", - диде Рөстәм Мөхәммәтшин.

Өченче урын өчен "Яшьлек" (Шәмәрдән) һәм "Саба тәрәзәләре" (Саба) көрәште. Финалда "Степан Разин" (Кукмара) һәм "Комаровка" (Теләче) командалары очрашты.

Быелгы уеннарның җиңүчесе "Степан Разин" (Кукмара) командасы булды. Егетләргә Күчмә Кубок тапшырылды.

Икенче урында - "Комаровка", өченче урында "Яшьлек" командасы.

Турнирның иң яхшы капкачысы - Ильнур Тимербаев "Комаровка" командасы. Иң яхшы саклаучы - Раил Вәлиев ("Саба тәрәзәләре"). Иң яхшы ярымсаклаучы - Рөстәм Маннанов ("Яшьлек" командасы). Иң яхшы хөҗүмче - Илназ Габдрәхимов ("Степан Разин" командасы).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100