Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның скандинавча йөрергә яратучылары сәламәтлек сукмагына чыкты
Дәресләр алдыннан Артур Зәкиев аларны скандинавча йөрүнең таләпләре белән таныштырды.
(Кукмара, 18 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). "Кукмара" чаңгы базасында скандинавча йөрү буенча дәрес үткәрелде, анда физик әзерлегенә, яшенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша алды. Ә базада исә прокатка таяклар биреп тору оештырылды. Дәресләр алдыннан Артур Зәкиев скандинавча йөрүнең техникасы, үзенчәлекләре белән таныштырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Бүген маршрутны бераз катлауландырырбыз, ул экскурсия формасында булачак, -диде инструктор. - Монда иң мөһиме дөрес хәрәкәтләр ясау. Йөрешнең техникасы гади: уң аяк - сул кул һәм киресенчә.
Күнегүләрдән соң кукмаралылар сәламәтлек сукмагына чыктылар. Дәресләрдән һәркем канәгать калды. Мондый чараларны киләчәктә атна саен үткәрү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз