Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Салават күпере" иҗат берләшмәсе 50 еллык юбилеен билгеләп үтте
Кичәдә бер төркем язучылар катнашты.
(Кукмара, 19 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Мәдәният йорты иҗат сөючеләрне үзенә җыйды, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Биредә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара узды. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.
Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, "Салават күпере" берләшмәсенең җитәкчесе, ветеран журналист Рәшит Минлегалиевка "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медален тапшырды. Шаһинур Мостафин, Нурислам Галиев, Галиәхмәт Гатин, Илгиз Зариповлар исә район башлыгы Сергей Димитриевның Мактау грамоталарына ия булдылар.
Юбилейга язучылар, якташлар бик күп кайткан иде. Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Таһир Исмәгыйлев, Расих Сабирҗанов, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Марзыя Мухина, Шәмсия Хәлимова, Нәҗип Әминовлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Бәйрәм якташларыбыз башкаруындагы бик матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәркем күңеленә рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп таралышты, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз