news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Сәрдекбаш мәктәбе каршында кардан әкияти дөнья хасил булган

Кар шәһәрчеге бербөтен ансамбль булып, балаларны гына түгел, олыларны да үзенә матурлыгы, җетелеге белән җәлеп итә.

 (Кукмара, 17 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Татарстанның Кукмара районы Сәрдекбаш авылы мәктәбе каршындагы кар шәһәрчеге оста куллы Зөлфия Шакирова ясаган сыннар белән сокландырып, үткән-сүткәннәрнең карашын тотып тора. Районның “Хезмәт даны” басмасына газета укучы Заһид Мөхәммәдҗанов аларны сурәткә төшереп, редакциягә юллаган.

Бәйрәмчә бизәлгән чыршы, Кыш бабай, Кар кызы, җәнлекләрдән торган кар сыннар бербөтен ансамбль булып, балаларны гына түгел, олыларны да үзенә матурлыгы, җетелеге белән үзенә җәлеп итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100