Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә 30 тоннага якын сөт савалар
"Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә белгечләр, хезмәткәрләрдән яхшы команда тупланган.
(Кукмара, 14 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). "Экономияләү", "үзкыйммәт", "рентабельлелек" кебек сүзләр авыл хуҗалыгы тармагында соңгы вакытта аеруча еш кулланыла башлады. Әйе, бүгенге базар шартларына яраклашу өчен акчаны санап тотарга өйрәнергә кирәк шул. Район башлыгы Сергей Димитриев та семинарлар вакытында шуңа басым ясап, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә икмәк, сөт җитештерүчеләр дип түгел, ә бизнес белән шөгыльләнүчеләр буларак карарга кирәклеген искәртә. "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә дә моны күздә тотып эшлиләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Хуҗалыкта 4502 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1510ы - савым сыерлары. Мал саны үткән елга караганда 274 башка арткан. Биредә көн саен 30 тонна якын сөт савалар. Бер сыерга бүлеп караганда көндәлек савым уртача 19,4 килограммны тәшкил итә. Февраль аенда бозаулардан 820 грамм артым алуга ирешкәннәр. Малларны бәйсез асрауга күчерү буенча да эш алып баралар. Бу бер кешегә хезмәт йөкләмәсен тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди әсәнбашлылар.
- Үткән ел авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 282,463 миллион сум акча кергән, рентабельлелек дәрәҗәсе 23,1 процентны тәшкил итә, - диде хуҗалык җитәкчесе Илдар Гарифуллин, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап. – Бу, әлбәттә, барлык тармакларның да бердәм булып эшләве нәтиҗәсе.
Билгеле, хуҗалыкның киләчәге җитәкчедән генә тормый, команда белән бергә үзара дус-тату, киңәшләшеп эшләгәндә генә уңышларга ирешергә мөмкин. Ә "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә белгечләр, хезмәткәрләрдән яхшы команда тупланган. Хуҗалыкта бүгенге көндә 247 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы 20465 сумны тәшкил итә, ул айга ике тапкыр бирелә, тоткарлыклар юк, диделәр. Фермаларда ике сменалы эш оештырылган. Терлекчеләргә хезмәт хакы җитештергән продукциянең күләменнән чыгып түләнә, бозауларда артым алу, сөт савуның күләме, малларның чисталыгы һәм башка таләпләр нигезендә кызыксындыру чаралары да каралган.
Яңа туган бозауларга беренче сәгать эчендә угыз сөте эчертәләр. Аны алдан әзерләп, катырып куялар. Сыер төнлә бозаулаган очракта, бу эш каравылчыга йөкләнә. Әлеге хезмәтне элек мал табибы булып эшләгән Николай Прокофьев башкара икән. Бозаулар өчен алмаш профилакторийлар булдырганнар. Бу да бозауларның сакланышына уңай тәэсир итә, диделәр.
- Сыерлар группаларга бүленгән, терлекләргә рацион нигезендә, балансланган азык әзерләнә. Авыр базар шартларына яраклашам дип кенә малга ашата торган азык күләмен киметеп яки эшчеләрнең хезмәт хакларын кисеп экономия ясап булмый. Шуңа күрә чыгымнарны киметүнең башка отышлырак юлларын эзләргә туры килә, - диде Илдар Гарифуллин. - Элек катнаш азык цехы хуҗалыкның дүрт бүлекчәсендә аерым иде, дүрт склад мөдире, дүрт тегермәнче эшләде. Хәзер без аны берләштердек, "Заря"да гына калдырдык. Бөтен хуҗалыкка җитәрлек катнаш азык бер урында ясала һәм ГАЗ-53 машинасы белән бүлекчәләргә таратыла.
Терлек азыгының сыйфаты турында урып-җыю вакытында ук кайгыртырга кирәк, дип аңлаттылар биредә. Чөнки соңыннан азык составын баету өчен төрле кушылмалар сатып алырга туры киләчәк.
- Экономия турында сөйләшкәч, үзебездә булдырылган тагын бер яңалык белән таныштырып китәсем килә, - диде җәмгыятьнең директоры. – Барыгызга да билгеле: электр энергиясе өчен күп чыгымнар тотыла. Сер түгел, кайвакыт абзарларда көндез дә лампочкалар янып кала. Уйладык та, мал торакларындагы электр челтәренә сәгать механизмы урнаштырырга булдык. Ул савым вакытында кушыла торган итеп көйләнде. Ә калган вакытта биредә ут янмый, бары тик бер лампочка гына кала. Җылы су температурасын көйләүче прибор да урнаштырылды.
Гомумән, хуҗалыкта соңгы елда 17 миллион 804 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарганнар. Шул исәптән ашлык киптерү җайланмасы сафка баскан, дүрт сенаж чокыры ясалган, сарай түбәләре яңартылган... Төзекләндерү эшләрен быел да дәвам итәргә планлаштыралар: мал тораклары, сенаж траншеялары, ашлык склады, техника ремонтлау цехында төзекләндерү эшләре башкарылачак.
"Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә техника ремонтының да кызу вакыты иде. Хуҗалыкның дүрт бүлекчәсендә дә ремонтлау цехлары булдырылган. "Заря"да ташландык бинаны төзекләндереп, аны двигатель сүтеп җыю өчен көйләгәннәр, анда эшкә махсус кеше билгеләгәннәр. Хәзер двигатеьне ремонтлау өчен элеккеге кебек күрше районнарга барып йөрергә кирәк түгел, диделәр. Техникаларны GPS-навигаторларга тоташтырганнар, ул эш барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә икән. Кайсы тракторга күпме ягулык салынганлыгы турында мәгълүмат телефоннарга смс буларак килә һәм әлеге техниканың чыгымнары, күпме эш башкарганлыгы турында нәтиҗә ясап була икән. Әйе, тормышыбызга заманча технологияләр һаман ныграк үтеп керә, кара исәп белән эшләү артта кала...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз