news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Әсәнбаш-Агро" җәмгыяте игенчеләре финишка якыная

Биредә гектарыннан уртача 31-33 центнер ашлык чыга.

Кукмараның "Әсәнбаш-Агро" җәмгыяте игенчеләре финишка якыная
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районының "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятендә дә иген кырларының соңгы гектарлары калып бара. Без барган көнне комбайннарның "Заря" якларында эшләрен бетереп, паркка кайткан вакытлары иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Әсәнбаш-Агро" җәмгыятенең юлдан тезелеп барган кыр корабларын күргәч, күңелләр дулкынланып куйды. Эшләре гөрли игенчеләрнең. Табигать-Анабыз да илне туендыручы батырлар өчен көнен жәлләмәде: җәй буе тир түгеп үстергән уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирде.

"Бездә бөртеклеләр 3221 гектар мәйданда игелә. Быел гектарыннан уртача 31-33 центнер ашлык чыга. "Заря" бүлекчәсендә генә бераз кимеп китте, ә "Әсәнбаш" якларында исә башаклар әйбәт күренә", -  диде хуҗалыкның агрономы Рамил Гатауллин.

Мул уңыш алуның сәбәбен барлык технологияләрне дә вакытында башкаруда күрә агроном. Башка елларны чәчү белән дә соңга калына иде, диде. Быел алынган "Фиат" чәчү агрегаты эшне тизләтергә ярдәм иткән. Шулай ук яңа кайткан "Барс" сиптергече дә үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәткән. Басулар ике-өч тапкыр яфрактан тукландырылган.

Югары нәтиҗәле культуралардан биредә рапс үстерәләр. Ул 390 гектар мәйданны били. Әлеге культураны быел корткычлар да үз иттеләр, шуңа башта торышы начар булса да, соңыннан әйбәт кенә күтәрелеп киткән. Узган ел гектарыннан уртача унөч центнер уңыш чыккан булса, быел күбрәккә өметләнәләр.

Шулай ук биредә 1700 гектарда кукуруз игәләр. Аның 200-250 гектарын сугарга, калганын силоска салырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100