news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип танылды

Конкурста җиңү яулаган бакча 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

(Кукмара, 25 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында, республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда кукмаралылар да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Конкурс комиссиясе вәкилләре, Кукмарага килеп, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы көннәрдә Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы (мөдир Гөлназ Зыятдинова, өлкән тәрбияче Гөлназ Нәҗипова), җиңүчеләр исемлегенә кереп, җиңүче дипломы, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты – 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot