news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Өркеш авылында дини Сабантуй узды

Әлеге чараны Фәния абыстай һәм Рашит Җәләлиевлар гаиләсе оештырды.

(Кукмара, 16 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бәйрәмдә төрле кызыклы уеннар, балалар өчен мили көрәш уздырылды. Шулай ук мөнәҗәтләр, Коръән сурәләре укылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Гүзәл затларыбыз үзләрен яулык бәйләү конкурсында сынап карады. Бергәләп өйлә намазы укыганнан соң, футбол ярышы үткәрелде. Анда Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Югары Арбаш командасы беренчелекне яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot