news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Өркеш авылында чишмә ачылды

Чишмә буенда мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт һәм чәй өстәле әзерләнгән иде.

(Кукмара,9 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды – "Изгеләр чишмәсе" ачылды. Тантанада Югары Арбаш авылы мәчете имамы Фәнис абый Мортазин чыгыш ясады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Өркеш җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт һәм чәй өстәле әзерләнгән иде. Уеннардан, җыр-биюләрдән дә беркем читтә калмады.

Чара соңында Югары Арбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Түбән Чәбиядә яшәүче Мостафиннар гаиләсе чишмәне төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән Шәмсетдин Гыйләҗетдиновка истәлек бүләге тапшырды, дип хәбәр итте Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова.

news_right_1
news_right_2
news_bot