news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Өркеш авылында батыр солдатлар истәлегенә обелиск ачылды

Анда Өркеш, Октябрино, Хасановка авылларыннан сугышка китеп, мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган 97 ир-егетнең исемнәре уеп язылган.

Кукмараның Өркеш авылында батыр солдатлар истәлегенә обелиск ачылды
kukmor-rt.ru
(Кукмара, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районы Өркеш авылында яу кырында башларын салган батыр солдатлар истәлегенә обелиск ачылды. Анда Өркеш, Октябрино, Хасановка авылларыннан сугышка китеп, мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган 97 ир-егетнең исемнәре уеп язылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге изге эшнең башлап йөрүчесе, төп иганәчесе – чыгышы белән Өркеш авылыннан булган, бүгенге көндә Свердловск шәһәрендә яшәүче Илнур Хәбибуллин. Ул узган ел 1941-1945 дигән язу уелган таш, ә быел исә 97 солдатның исемнәре язылган мәрмәр стендлар эшләтеп кайтарган.

Өркеш авылыннан Фирая Мортазина сүзләренчә, әлеге таш һәм стендларны урнаштыруга һәркем үз өлешен керткән. Акчалар җыешып, ташны, стендларны урнаштыру өчен кирәк-яракны сатып алганнар һәм үзләре эшләгәннәр.

Обелиск ачылу тантанасына да авыл халкы бердәм булып килгән иде. Чарада район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов та катнашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100