Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Разин" үзидарәсе иң үрнәк хуҗалыкны билгеләде
Кеше чәчәк ярата икән – димәк, матурлык, гүзәллекне үз итә, андыйларның күңеле дә чиста, саф була.
(Кукмара, 31 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның "Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә әлеге округка караучы урамнардагы иң үрнәк хуҗалыкны билгеләү өчен рейд үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Шәһәребездә тырыш, уңган халык яши. Урамнар буенча йөргән вакытта моңа тагын бер кат инандык: каралты-куралар төзек, капка төпләре чиста, ян бакча, ишегаллары төрле-төрле чәчәкләр белән бизәлгән. Чәчәк ярата икән – димәк, матурлык, гүзәллекне үз итә, андый кешенең күңеле дә чиста, саф буладыр кебек, минемчә.
Кукмараның Ленин урамында Шәнгәрәевлар хуҗалыгына күз төшми калмый. Йорт-җирләре төзек, бакчалары да чәчәкләр белән тулып, игътибарны җәлеп итеп тора. Ишектән чыккан олы яшьтәге ападан: "Кем үстерә бу кадәр матурлыкны?" - дип сорамый булдыра алмадык.
-Киленебез Әлфия, - диде ул.
-Йортыгыз да бик купшы, бакчагыз да ялт иткән, - диде Валентин Иванов. – Капка төбендә шушы ком өеме генә бөтен "картина"ны бозып тора бит. Әгәр шул кечкенә генә кимчелек булмаса, үрнәк хуҗалык буларак конкурста катнашыр идегез.
Комны фундамент эшләтү өчен кайтарткан икән хуҗалар. Башлаган эшләрен төгәлләп бетерә алмаганнар, умарта кортларын карарга бүленгәннәр.
-Шулай да комны биредән алсагыз яхшырак булыр, югыйсә, штрафка тартылуыгыз бар, - дип кисәтте Валентин Иванов.
Шәһәрнең Ломоносов урамындагы 26 йорт та күпләргә үрнәк булырлык. Анатолий Тимофеевларның хуҗалыгы, диделәр, ә хуҗаларны күреп сөйләшергә теләсәк тә, өйләрендә очрата алмадык. Йорт каршындагы бакчаларында чәчәкләрнең ниндие генә юк! Ишегалдында алмалардан сыгылып утырган алмагачлары та үзгә бертөрле ямь биреп тора.
Ә күпкатлы йортлар арасында әллә ни күзгә ташлана торганы булмады.
-Подъезд каршындагы чәчәкләребез бик матур иде, хәзер шиңеп киләләр инде, көзгә кереп барабыз бит, - диде Степан Разин урамының 38 йорт комитеты рәисе Алсу Шәрәфиева. – Балалар мәйданчыгын да буяп, матурлап куярга теләгән идек. Моның өчен акча да җыештык. Әмма шәһәр башкарма комитетыннан аны төзекләндерергә кирәк түгел, чөнки ул таләпләргә туры килми, яңаны куячакбыз дигән җавап булгач, акчаны кире тараттык. Тик әлегә кадәр уен мәйданчыгы юк.
Биредә яшәүчеләрнең шәһәр җитәкчелегенә әйтердәй башка сүзләре дә күп җыелган иде.
-Чехов урамындагы бәдрәф бик ямьсез булып тора, җитмәсә, селкенә, балалар кереп, аяныч хәлләр була күрмәсен, шуны алдыртасы иде, - диделәр алар борчылып. – Мәктәпләрдә укулар башлана. Көннәр кыскара, тиз караңгылана. Беренче мәктәпкә укырга баручылар исә су зонасы территориясеннән йөри. Бу - балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә шүрләтә торган урын. Гомумән, Степан Разин урамы буенча тротуар бик начар хәлдә, аны бер ут лампочкасы да яктыртмый, кап-караңгы. Әлеге мәсьәләне дә игътибарга алып, чарасын күрсеннәр иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз