Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның Починок Кучук авылында яшәүче өлкәннәр зарлары белән уртаклашты
Район ветераннар Советы президиумының чираттагы күчмә утырышы ђлеге авыл җирлегендә узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кукмарада район ветераннар Советы президиумының чираттагы күчмә утырышы Починок Кучук авыл җирлегендә узды. Җирлектә ветераннар белән эш уңай яктан бәяләнде. Әмма өлкәннәр ил-көндә булган бер генә вакыйгага да битараф түгел: уңай гамәлләрне, тискәре күренешләрне дә чатнатып әйтә беләләр. Аларны шәхси хуҗалыкларның җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин ителмәве, клуб түбәсеннән су үтүе, аны газ белән җылытуга көйләү мәсьәләсе, авыл юлларының начар хәлдә булуы борчый, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.
Сорауларга җавап бирелде. Поч. Кучук юлын быел төзекләндерә башлаячаклар икән. Клуб түбәсе, газ кертү мәсьәләләренең дә контрольдә булуын әйтелде.
Хөкүмәт бюджет чыгымнарын киметү ниятеннән масштаблы оптимальләштерү алып бара: аз санлы балалы мәктәпләр кыскартыла, участок дәваханәләре бетерелә. Поч.Кучукта алты авыл өчен бер фельдшер юк. Бинасы менә дигән үзе. Тик хезмәт хакы 5 мең сумнан артмагач, бу эшкә берәү дә алынмый, диләр. “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, Кукмарадан махсус машина җибәрмиләр, ә без нишләргә тиеш?” - ди өлкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз