news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Ош.Юмья авылында Россия чемпионы Андрей Чернов истәлегенә кросс узды

Андрейны искә алырга аның остазы – җиңел атлетика буенча Татарстан җыелма командасы тренеры И.Павлов та кайткан иде.

(Кукмара, 17 октябрь,"Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Ош.Юмья авылында җиңел атлетика буенча Россия чемпионы, яшьли вафат булган Андрей Чернов истәлегенә багышланган җиңел атлетика кроссы узды. Анда 100дән артык кеше катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Андрейны искә алырга аның остазы – җиңел атлетика буенча Татарстан җыелма командасы тренеры И.Павлов та кайткан иде. Районның ун мәктәбеннән, Нократ Аланы, Байлар Сабасыннан килгән егет-кызлар 1-3 чакрымга йөгерүдә үзләрен сынады.

Бәйгедә Ксения Баймакова, Юлия Иванова, Дмитрий Максимов, Артем Николаев, Андрей Туктамышев (Нырья), Эльвина Галимҗанова (Зур Сәрдек), Илья Перваков (Нократ Аланы), Ангелина Капитонова (Лельвиж), Ленар Ибәтов (Ош.Юмья), Рушан Алякимов (Түбән Шәмәрдән), Раниф Сабирҗановлар (Кукмара) җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100