Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның Нырья авылында үзара салым акчаларына күпер, юллар, чишмәләр төзекләндерәләр
Биредә үткән ел үзара салымны бер кешегә 1000 сум исәбеннән җыйган булганнар.
(Кукмара, 9 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның Нырья авылында үзара салым акчаларына күпер, юллар, чишмәләр төзекләндерәләр. Бу турыда җирле басма яза.
Биредә җирлек советы, чиркәү, күмәк хуҗалык, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре халыкның тормышын яхшырту, уңайлы мохит тудыру буенча күп көч куя. Алар, төрле программаларда, грантларда катнашып, авылларны төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертәләр.
Хәтерләсәгез, үткән ел чиркәү откан 600 мең сум грант хисабына Нырьяда заманча спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Анда балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: атынгыч, турник, таулар, хәтта спорт тренажерлары да бар. Балалар биредә уйнап кына калмый, шул ук вакытта сәламәтлекләрен дә ныгыталар. Бәлки бу мәйданчык районда яшь спортчылар барлыкка килүгә дә сәбәпче булыр әле.
Югары Күзмис авылы китапханәчесе дә йөз мең сум күләмендә грант откан булган, ул акчага китапханәгә җиһазлар сатып алганнар. Ә Балды-Кенә авылы китапханәчесе авылдашларының ярдәме белән китапханәдә музей булдырган.
Нырьялылар үзара салым программасыннан да файдаланып калырга тырышалар. Биредә үткән ел үзара салымны бер кешегә 1000 сум исәбеннән җыйган булганнар. Дәүләттән әлеге акчалар 4 миллион 980 мең сум булып әйләнеп кайткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз