news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Нырты авылында веломарафонда җиңүчеләр ачыкланды

Иң яшь велосипедчылар апалы-энеле Шәрәфиевлар булса, өлкәннәр арасыннан 84 яшьлек Нурмөхәммәт абый Сәлимҗанов яшьләргә үрнәк күрсәтте.

Кукмараның Нырты авылында веломарафонда җиңүчеләр ачыкланды

(Кукмара, 23 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Нырты авылында "Сәламәт тормышны сайлыйм" акциясе кысаларында веломарафон үткәрелде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Иң яшь велосипедчыларыбыз апалы-энеле Шәрәфиевлар булса, өлкәннәр арасыннан 84 яшьлек Нурмөхәммәт абый Сәлимҗанов яшьләргә үрнәк күрсәтте.

"Минем кадәр озак яшисегез килсә, спорт белән шөгыльләнегез", - диеп, яшүсмерләр белән беррәттән узышты ул. Ярыш өч төркемгә бүленеп оештырылды. Иң кечкенәләр арасында – Камил Заһидуллин, уртанчылар төркемендә – Булат Фәхретдинов, ә өлкәннәрдән Рифат Хәйруллин беренче урынны яулады.

Ярыш бик күңелле үтте, катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Соңыннан чәй өстәле артында балалар үзләренең уй-фикерләре белән бүлештеләр, рәхәтләнеп биеделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100