Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Нараткай" лагерында икенче смена башланды
Быел лагерьда 5 сменада 425 бала ял итәчәк.
(Кукмара, 14 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Июнь аенда 26 мәктәп яны лагере 1040 укучыны кабул итте. 21 көн дәвамында көндез ял итүгә исәпләнелгән әлеге лагерьлар спорт-сәламәтләндерү, сәнгать-эстетика, экология-биология, хәрби-патриотик, туристлык-төбәкне өйрәнү юнәлешләрендә эшләде. Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш мәктәпләренең хезмәт һәм ял лагерьларында барлыгы 50 бала, күңелле ял белән беррәттән, хезмәт күнекмәләре дә алды, дип яза җирле басма.
Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" сәламәтләндерү лагере табигатенең матурлыгы, сихәтле саф һавасы белән үзенә дәшеп тора кебек. Лагерь директоры Әмир Хәкимуллин әле май аенда ук:
- Быел 5 сменада 425 бала ял итәчәк, ягъни узган елга караганда 100 балага артыграк дигән сүз, - дип белдергән иде.
Иң элек балалар яшисе өйләрдә дезинфекция эшләре үткәрелгән, урман буе тычканнарга һәм урман бете - талпанга каршы эшкәртелгән. Сменалар арасында да эшкәртү үткәрелә, эшнең нәтиҗәсе дә тикшерелеп тора икән. Бу хакта "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Саба филиалының Кукмара бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗановтан белдек.
"Нараткай"да икенче смена башланган иде инде.
- Төрле мәктәпләрдә укучы, төрле милләт балалары җыелган бу сменаны "Милли калейдоскоп" дип атадык. 85 бала арасында 60ы - биредә беренче тапкыр. Яшь үзенчәлекләренә карап, аларны 3 отрядка бүлдек. Бер өйдә 8-9 бала тора, анда урнаштырганда да яшьләре исәпкә алынды, - дип сөйләде смена җитәкчесе Эльвира Мусина. - Көн режимы төгәл үтәлә: балалар иртәнге сәгать сигездә йокыдан торалар, кичке 10да яталар. Көнгә 5 тапкыр ашату каралган, ризыклар туклыклы, витаминнарга бай. Төрле чараларда, уеннарда катнашудан тыш, янгын күзәтчелеге бүлеге, үзәк китапханә, Халыклар дуслыгы йорты һәм башка оешмалардан килгән белгечләрне дә кызыксынып тыңлыйлар. Ял итү өчен буш вакытлары да кала.
Педагог-оештыручы Римма Мингалиеваның әйтүенә караганда, лагерьда татар, удмурт мәдәнияте көннәре үткәрелеп, шуңа бәйле спорт чаралары, дискотекалар да оештырылган. Дөнья халыклары фестивале дә күңелле узган. "Мин татарча сөйләшәм" уеннарында да балалар теләп катнашкан, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз