Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның нәселле сыерлары Мәскәүдә ВДНХда Татарстан данын яклады
"Сыерларны күргәзмәдә йөртеп булсын өчен, аларны атларга өйрәттек. Юлны яхшы кичерделәр, әмма сөтләре 42 литрдан 32гә кимеде", - ди зоотехник.
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган атнада Мәскәүнең ВДНХ мәйданчыгында “Алтын-көз-2016” агросәнәгать күргәзмәсе узды. 30 мең квадрат метр мәйданны биләгән ВДНХ дагы чарада 2,6 мең кеше катнашты, 60 килешү төзелде. Килешүләрнең гомуми суммасы 200 млрд сумга якын.
Әлеге чарада Татарстан данын яклаган Кукмара, Тукай, Мамадыш һәм Биектау районы авыл хезмәтчәннәре нәселле терлекләр павильонында үзләрендә асрала торган малларны тәкъдим итте. Россиянең 50 төбәгеннән килгән 137 оешма тарафыннан тәкъдим ителгән хайваннар арасында Кукмараның “Урал” хуҗалыгыннан алып барылган Татарстан тибындагы холмогор токымлы сыерлары “алтын” медальгә лаек булды. Тукай районының “Эдильбай Поволжье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре “Алтын көз-2016”га эдельбай токымлы сарыклар алып барып, шулай ук беренчелекне яулады. Биектау районының “Бирюли” ЯАҖ һәм Мамадышның “Берсутский” ҖЧҖ кыйммәтле мехлы җәнлекләрен күргәзмәдә тәкъдим итеп, “алтын” медальгә лаек булды.
“Урал” хуҗалыгы зоотехнигы Нурсил Галиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, Мәскәүгә Кукмарадан нәселле 2 сыер алып барганнар. Аларны әзерләү моннан 1,5-2 ай элек башлаган. “Ферма сыерлары иреккә өйрәнгән, аларны җитәкләп йөртеп булмый. Шуңа да без күргәзмәдә йөртеп булсын өчен, малларны йөрергә өйрәттек. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, сыерның тышкы кыяфәте һәм җитештергән продукциясенә генә түгел, хуҗалыкның соңгы елларда икътисади уңышларына да игътибар итәләр”, - диде Нурсил Галиев. Аның сүзләренчә, сыерлар ерак араны ярыйсы ук яхшы кичергән, әмма савылган сөтләре 42 литрдан 32 гә калган.
“Алтын көз”дә кукмаралылар 2012 елда да катнашкан. Әмма анда башка хуҗалык сыерларын җибәрергә булганнар. “Гадәттә, беренче баруга “алтын” медаль алган хуҗалыклар юк диярлек. Анда берничә ел рәттән барып кына мондый бүләккә ия булалар. Безгә бу алга таба да тырышып эшләр өчен зур этәргеч, билгеле”, - диде әңгәмәдәшебез. Тәҗрибә уртаклашу, башкала халкын Россиянең авыл хуҗалыгы тормышы һәм продукциясе белән таныштыру өчен дә “Алтын көз” күргәзмәсенең роле бик зур, дигән фикердә Нурсил Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз