Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның металл савыт-сабалар заводында эшләүчеләр “Башваткыч” тапшыруында катнашкан
Казанга киткәндә завод ишегалдыннан изге юллар теләп, бәлеш биреп озатканнар, алар өчен борчылып торганнар.
(Кукмара, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Моңарчы телевизордан гына карап күргән “Башваткыч” тапшыруына безнең металл савыт-сабалар заводы хезмәткәрләренә дә барырга насыйп булды, диелә Кукмараның “Хезмәт даны” газетасындагы “Җанатарлар” дип имзаланган язмада.
Бәйгедә катнашучы кызлар - Лидия Хәсәнова, Гөлүсә Шаһабиева, Эльза Иванованы Казанга киткәндә завод ишегалдыннан җитәкчеләр изге юллар теләп озатып калган. Шул арада ашханә мөдире Рәсимә Хантимирова да, юлда тамак ялгап алырсыз дип, ит бәлеше күтәреп чыккан хәтта. Тәҗрибәле шофер Ришат Рәхмәтуллин хәвеф-хәтәрсез аларны вакытында студиягә алып барып җиткергән.
“Зәңгәр экраннардан караганда барысы да җайлы гына тоелса да, камералар каршында сорауларга җавап бирүе бер дә җиңел түгел икән. Катнашучы кызларыбыз бераз дулкынлансалар да, уенда сынатмадылар - сорауларга җавапларны тиз таптылар. Уен соңында алар “Башваткыч” тапшыруыннан истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Иң күп очко җыйган Эльза Иванова супер уенда үзен сынады, тик соравы безнең Эльзага бирешмәде, бүләкне Казанда калдырырга туры килде. Иң мөһиме – җиңү түгел, ә уенда катнашу. Бу тапшыруны, әйтүләре буенча, зәңгәр экраннарда, 11 сентябрьдә күреп булачак”, - диелә әлеге язмада.
Уенда катнашып, кайтыр юлга кузгалгач та предприятие җитәкчеләреннән Резеда Нургали кызы, балаларын кайгырткан әни шикелле, хәлләрен белешеп торган. Шундый җитәкчеләр кул астында эшләвебез белән без бәхетле, дип яза җанатарлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз