Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбе үзенең 60 еллыгын бәйрәм итте
Мәктәп директоры һәм башка хезмәткәрләр бүләкләнде.
(Кукмара, 28 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбе үзенең 60 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм котлаулар, тәбрикләүләр, истәлекләрне барлау белән үрелеп барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина, район прокуроры Ришат Шакиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, ветераннар һәм башка кунаклар катнашты.
"Сезнең мәктәп бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Коллектив та тырыш, хезмәт сөючән. Балаларга тиешле белем-тәрбия бирәсез, һөнәргә өйрәтәсез. Барысы өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар телим", — диде район башлыгы Сергей Димитриев һәм бүләкләрен тапшырды.
Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбе директоры Шәүкәт Сабитовка «Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды. Коллектив һәм бер төркем мәктәп хезмәткәрләре: Вәсилә Хәсәнҗанова, Рамилә Хөснетдинова, Айсылу Билалова, Фәнзилә Кадыйрова, Нуршат Баязитов, Кәүсәрия Шиһаповалар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Рамилә Баязитова Россия Федерациясенең «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм фидакарь хезмәте өчен» Мактау грамотасына, Зөһрә Кадыйрова, Гөлфия Шакировалар исә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, Лилия Галимҗанова, Минненур Гыймадиева, Нурания Габитова, Раушания Вәлиуллиналар район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз