news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Мәчкәрә авылында "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерәләр

Монда крестьяннарның сөргенгә җибәрелү күренеше төшерелә.

Кукмараның Мәчкәрә авылында "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерәләр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Бу көннәрдә Мәчкәрә авылында Казан шагыйрәсе Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча "Россия-1" телеканалы өчен "Русское" кинокомпаниясе фильм төшерә. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Әсәрдә татар хатыны язмышы турында бәян ителә. 1930 елның кышында крестьян хатыны Зөләйханың ирен үтерәләр, ә аны башка йөзләгән күченеп китүчеләр белән бергә Себергә озаталар.

Исегезгә төшерәбез: язучының шушы китабы буенча фильм төшерү Казанда, Пермь өлкәсендә, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында барды инде. Төркем безгә Яшел Үзәннән килде, алар анда Зөләйханың гаиләсен кулак итеп сөрелү күренешен төшергәннәр.

Төп рольне театр һәм кино артисты Чулпан Хәмәтова башкара. Башка рольләрдә Юлия Пересильд, Александр Баширов, Евгений Морозов һәм башка танылган артистлар уйный. Ә  районда крестьяннарның сөргенгә җибәрелүе төшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot