news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә мәктәп урманчылыкларының слеты бара

Әлеге слетта 32 мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша.

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә мәктәп урманчылыкларының слеты бара

(Кукмара, 30 июль, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). 29-31 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллиятендә мәктәп урманчылыкларының III слеты бара. Әлеге слетта 32 мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Беренче көнне укучылар "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" дигән конференциядә, "Урман эзтабарлары" дигән экологик квестта үзләренең белем һәм күнекмәләрен күрсәтте.

Бүген исә слетның ачылу тантанасы узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе Федераль округы буенча Урман хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреевлар чыгыш ясады.

Тантаналы өлештән соң слетта катнашучылар "Яшь урманчылар" дигән төп бәйгедә тест үтте һәм төрле юнәлешләр буенча гамәли биремнәр үтәде. Шулай ук бүген мастер-класслар да оештыру каралган.

Иртәгә, 31 июльдә слетка нәтиҗәләр ясалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot