news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Лубян авылында үзара салымны балалар мәйданчыгы өчен тотарга планлаштыралар

Һәрбер җыелган сум өчен дәүләт 4 сум өсти.

(Кукмара, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең сум өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, җирлеккә кайта, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Лубян авыл җирлегендә үзара салым акчасын балалар мәйданчыгы урнаштыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, зиратны киртә белән әйләндереп алу һәм башка күп кенә максатларда файдаланырга планлаштырабыз, ди авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзыев.

-Быел җирлектә 151400 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган иде, үл дәүләттән бирелгән ярдәм белән 757 мең сум булды, -ди ул.- Бу акчаларга түбәндәге эшләр башкарылды: су башнялары зонасы төзекләндерелде, ул нормативларга туры китереп эшләнелде, Островная һәм Майская урамнарына янгынга каршы гидрантлар куелды.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салымның программасын яклыйлар

-Кукмара районының иң ерак почмагына урнашкан безнең авылыбызның да киләчәгенә өмет уты кабынды. Өч ел элек авылды зур үзгәрешләр башланды: мәктәп, дәваханә, урман көллиятләренә капиталь ремонт ясалды, су челтәре ремонтланды һәм башкалар. Бу уңайдан республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Үзара салымны мин кирәкле һәм файдалы гамәл дип исәплим. Бу халыкның бердәмлеген күрсәтә, - ди әлеге авылда шәүче Рөстәм Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100