Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмараның Кәркәүч авылында балаларга милли бизәкле сөлгеләр турында сөйләделәр
Биредә балалар өчен милли бизәкләр буенча уеннар оештырылды.
(Кукмара, 3 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Әлфия Газизуллина). Кукмараның Кәркәүч балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасына йөрүче апалар тәрбиячеләр белән берлектә "Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем" дип аталган мәдәни чара үткәрделәр.
Сабыйлар кулъяулык биюен, бөек Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар. Биредә балалар өчен милли бизәкләр буенча уеннар оештырылды.
Гореф-гадәт ул - халыкны тормыш тәртибенә һәм таләпләренә өйрәтүче тәрбия чарасы. Безнең заман кызлары сөлге, кулъяулык чиккән. Аларны Сабантуй батырына бүләк итеп биргән.
Без йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап, искә төшереп, әби-бабаларыбыздан сораштырып, яшьләргә тапшырырга, милли бизәкләребезне онытмыйча, чигү үрнәкләрен кечкенә сабыйларга өйрәтергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз