news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның күппрофильле лицее 150 еллык юбилеен билгеләп үтте

Очрашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте, анда хатирәләр белән уртаклаштылар, укытучылар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр.

Кукмараның күппрофильле лицее 150 еллык юбилеен билгеләп үтте
Алсу Гатауллина

(Кукмара, 4 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмараның күппрофильле лицее 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар исеменнән бик күп котлау һәм теләкләр яңгырады. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

1869 елда земство училищесы буларак мәктәпкә нигез салына. Революциядән соң мәктәп базасында югары башлангыч училищесы оештырыла. Аннан соң ул фабрика-завод җидееллык мәктәбе исеме астында эшли. 1936 елда ул урта мәктәп статусын ала. 1941 елда яңа ике катлы бина төзелә, анда Бөек Ватан сугышы елларында госпиталь урнаша.

Мәктәп элеккечә үк гореф-гадәтләрне саклый, аның нигезендә - укучы hәм укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәмлеге. Педагогик коллектив, балаларга уңышлы белем биреп, заман белән бергә атлый.

Чара Комсомол мәйданында башланып китте, аннары кунаклар күппрофильле лицейга уздылар. Халык арасында һәркем сыйныфташларын эзләргә ашыкты. Төркемнәрнең кайберләре зур иде, икенчеләре берничә кешедән генә торды. Очрашуга ерактан килүчеләр дә булды.

Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар исеменнән бик күп котлау һәм теләкләр яңгырады. Очрашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте, анда хатирәләр белән уртаклаштылар, укытучылар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100