news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Иске Юмья авылында юл ачылды

1,5 чакрым юл төзелеше 9 миллион сумнан артык акча тотылган.

(Кукмара, 23 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Иске Юмья авылында истәлекле вакыйга - юл ачу тантанасы булды. Муниципаль юл фонды буенча авылның Үзәк урамына вак таш түшәлде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә. Юл төзелеше өчен 9 миллион сум акча сарыф ителгән. Әлеге эшне "Татафтодор" җәмгыятенең "Кукмара" юл-төзелеш ремонт участогы башкарган.

"Без бу юлны түземсезлек белән көттек, чөнки аңа кадәр Үзәк урамыбыз бик начар иде, пычрак ерып йөрергә туры килде. Таш юл авыл башыннан алып, клуб янына хәтлек дәвам итә. Шулай ук ике җиргә торбалар да салынды. Билгеле, бу кадәр зур күләмле эшне үзара салым акчасына гына башкарып чыгып булмас иде. Безне юллы иткән өчен район җитәкчелегенә, юл-төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт", - диде Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot