news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның "Инвожо" ансамбле Халыкара бәйгедә грантка ия булды

Ансамбль 2018 елда Сочида узачак "Халык чыганаклары" Халыкара конкурсында катнашачак.

( Кукмара, 23 июнь,"Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанда "Платформа" милли мәдәният, фольклор һәм заманча сәнгать Халыкара конкурсы узды. 500гә якын катнашучы арасында Кукмараның Геннадий Әхмәтов җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килүче "Инвожо" халык фольклор ансамбле дә бар иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ансамбль "Халык һәм фольклор йолаларын саклаган өчен" дигән махсус бүләккә лаек булды, "Фольклор", "Катнаш төркем" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме алды, 2018 елда Сочида узачак "Халык чыганаклары" Халыкара бәйгесендә катнашу өчен 10 мең сумлык грантка ия булды, дип хәбәр итте ансамбль җитәкчесе Геннадий Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot