news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның иң сәләтле һәм матур татар кызы билгеле булды

"Татар кызы-2018" титулын Вахит авылы кызы Рания Хөсәенова яулады.

(Кукмара, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмарада "Татар кызы -2018" бәйгесенең район туры үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анда дүрт кыз көч сынашты. Алар үзләре турында сөйләделәр, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, жюри сорауларына җавап бирделәр.

"Татар кызы" – гүзәллек һәм талантларны ачыклау бәйгесе генә түгел. Төп максаты - татар кызларының күңел матурлыгын күрсәтү, буыннар бәйләнешен, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау", - ди бу чараны оештыручы Регина Хәкимҗанова.

"2015 елда мин үзем дә бу конкурсның зона турында катнаштым, шуңа күрә таләпләрнең никадәр катлаулы икәнен беләм. Кызлар белән әлеге чарага әзерләнгәндә барысын да исәпкә алдым. Аларны мәдәният хезмәткәрләре әзерләде, өстәмә мастер класслар үткәрелде. Мин катнашучыларның чыгышыннан бик канәгать, һәркайсы җиңүче исеменә лаек", - диде ул.

Беренче тапкыр бу бәйге 2011 елда Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән, соңыннан аның географиясе киңәйгән. Безнең районда үткәрелүе бик сөенечле. Җиңүче зона турында катнашачак.

"Татар кызы-2018" титулын Вахит авылы кызы Рания Хөсәенова яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100