news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның иҗат Академиясендә эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш узды

Чарада катнашкан эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

(Кукмара, 20 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны").Кукмараның иҗат Академиясе бинасында республикабыз Президенты каршындагы Советның күчмә утырышы булды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкилләр Тимур Ногуманов оештырган бу чара, эшмәкәрләр белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшү, проблемаларын өйрәнү һәм ярдәм итүгә багышланган иде. Очрашу эшлекле, җанлы аралашу рәвешендә үтте. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакиров та катнашып, сорауларга җавап бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100