news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә тәүге тапкыр азан әйтү буенча бәйге узды

Җиңүчеләр Диплом һәм мөфтият тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде

(22 ноябрь, Кукмара, "Татар–информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә азан әйтү буенча бәйге узды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар: республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районының авылларыннан катнашырга теләк белдергән өлкәннәр дә, балалар да үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм мөфтият тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде. Шулай ук һәрбер катнашкан кеше бүләксез китмәде. Әлеге чара районыбызда беренче генә мәртәбә үткәрелсә дә, бик күңелле узды һәм соңыннан барлык килгән кунаклар белән бергә мондый чаралар дәвамлы булса иде дип дога кылынып тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot