Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасына быел 22 млн сумлык ремонт ясалган
Балалар бакчасы 1982 елда төзелгән булган.
(Кукмара, 11 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). "Гөрләвек" балалар бакчасы быел балаларны яңарган, матурланган, төзекләнгән кыяфәттә каршы алачак. Бу – монда хезмәт куючы коллективның гына түгел, балаларын бирегә йөртүче әти-әниләрнең дә күптәнге хыялы, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Программа нигезендә, түбә, тәрәзәләр, җылылык системасы, санузел, канализация, электр чыбыклары алмашынган, янгын кисәтү сигнализациясе куелган. Шулай ук бүлмә стеналары агартылып буялган, ә бина тышкы яктан җылытылып тышланган.
- Монда эш кышын җылылык системасын алыштыру белән башланып киткән иде. Шул вакыттан алып биредә бик зур ремонт эшләре барды. Сентябрь аена балалар бакчасын куллануга тапшыра алырбыз дип ышанабыз, - диде әлеге объектка инженер-прораб итеп билгеләнгән Марат Нәбиев. – Инде икенче каттагы бүлмәләр ремонтланып бетте, хәзерге вакытта азык блогы төзекләндерелә, тагын актлар залын эшлисебез бар. Шулай ук бакчаның ишегалдына брусчатка җәеләчәк. Барлык ремонт эшләре дә районның архитекторы белән киңәшләшеп, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килерлек итеп башкарыла.
Бүгенге көндә биредә Зур Кукмарадан Ания апа белән Нурсил абый Мөхәммәтгалиевларның гаилә бригадасы хезмәт куя. Алмаз, Илназ, Нияз – аларның уллары, Илнур исә кияүләре икән. Нурсил абый унбиш ел тирәсе СМОда хезмәт куйган, ә аннан соң якыннары белән үзенең бригадасын оештырырга булган. Балаларын да барлык эшләргә Ания апа белән бергәләп өйрәткәннәр.
- Балалар бакчасы 1982 елда төзелгән булган, шуннан соң биредә зур күләмле ремонт эшләре бер дә башкарылмаган, - диде балалар бакчасының хуҗалык мөдире Диләрә Галиуллина. – Бинаның җылылык системасы, идән-тәрәзәләр дә бик начар хәлдә, кыш көне бүлмәләрдә суык булмасын өчен, тәрәзәләрне полиэтилен пленка белән капларга туры килә иде. Яз-җәй айларында исә түбәдән яңгыр сулары кереп интектерде. Бәдрәфләрдә берәр унитаз, ә аскы катта бары тик чүлмәкләр генә кулланыла иде. Аллага шөкер, бу авырлыклар әкренләп артка кала бара. Җылылык системасы алышынгач, быел кыш көне бүлмәләр "май" кебек булды. Яңарган, матурланган балалар бакчасы балаларга, аларның әти-әниләренә дә ошар дип уйлыйм.
Балалар бакчасының коллективына да биредә эш җитәрлек. Алар башта бүлмәләрне бушатырга ярдәм итсәләр, хәзер җыештыру, җиһазларны урнаштыру да - алар җилкәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз