news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасы территориясенә сыерчык оялары куйдылар

Балаларның шатлыкларын бүлешергә район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.

Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасы территориясенә сыерчык оялары куйдылар
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 29 март,  "Татар-информ", "Хезмәт даны", Йолдыз Низамеева). Кичә шәһәрнең "Гөрләвек" балалар бакчасы территориясендәге агачларга сыерчык оялары элделәр. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Балаларның шатлыкларын бүлешергә район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, "Чиста шәһәр" оешмасы директоры Фирдәил Шәриповлар килгән иде.

Чарада тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Сабыйларның куанычлары эчләренә сыймады.

Алар Зур Кукмара, Янил, Өркеш, Лельвиж, Урта Комар, Ош.Юмья, Күкшел, Важашур, Мәмәшир авыл җирлекләре һәм ата-аналар тырышлыгы белән ясалган берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле сыерчык ояларын агачларга урнаштырырга ярдәм иттеләр.

Барысы да әлеге эштә активлык күрсәтте, аеруча Янил белән Өркешләрнең оялары аерылып торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100