Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы грант отты
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүчеләргә 500 мең сумлык грант бирелә.
(Кукмара, 23 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы грант откан. Балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты өчен җиңүчеләр унлыгына кертелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүчеләргә 500 мең сумлык грант бирелә.
Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасы февраль–март айларында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика бәйгесе турында читтән торып катнашкан һәм 25 финалчы исемлегенә кертелгән иде.
Шушы көннәрдә республика комиссиясе әлеге юнәлеш буенча бакчаның эшчәнлеген тикшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз