news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында сабыйлар ярышты

Балалар "Кыю хоккейчылар", "Төз атучы", "Себеркедә узышу" һәм башка төрле эстафеталарда елгырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында сабыйлар ярышты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында "Кышкы уеннар" дигән спорт ярышлары үтте. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты хәбәр итә.

Бәйрәм программасы шактый бай иде. Ике команда: "Кар бөртекләре" һәм "Кар бабайлар" җиңү өчен көрәште. Әкият геройлары – Кар бабай һәм Убырлы карчык та катнашты. Яшь катнашучылар өчен җан атарга әти- әниләре дә килгән иде. Балалар "Кыю хоккейчылар", "Төз атучы", "Себеркедә узышу" һәм башка төрле эстафеталарда елгырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. 

"Бала шат күңелле һәм сәламәт икән, барысын да булдыра. Ә сәламәт булу өчен бу хакта кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә безнең бакчада балаларның сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Биредә һәр иртә зарядкадан башланып китә, ә ул күңелне күтәреп җибәрә. Балаларның күбесе спорт секцияләрендә шөгыльләнә", - дип сөйли физик культура буенча инструктор Светлана Матниязова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100