news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Боз сараенда "Олимп" һәм "Арслан" командалары очрашты

7:2 исәбе белән "Олимп" командасы җиңде.

Кукмараның Боз сараенда "Олимп" һәм "Арслан" командалары очрашты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 7 январь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Бүген Кукмараның "Олимп" Боз сараенда 2008 елгы үсмерләр командалары арасында хоккей буенча республика беренчелеге үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бозда Кукмараның "Олимп" һәм Бөгелмәнең "Арслан" командалары очрашты.

Яшь хоккейчылар бозда үзләрен бик иркен тоттылар. Ә әти-әниләр исә үзләренең спортчы-балалары өчен җан атып тордылар.

Иң беренче алканы бөгелмәлеләрнең капкасына 3нче номерлы уенчы Рамазан Хәлиуллин кертте.

Шулай итеп, 7:2 исәбе белән "Олимп" командасы җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot