Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның биш авылына илтүче юлларга быел асфальт түшәләчәк
Әлеге эшләрне башкару өчен дәүләттән 348 миллион 190 мең сум акча бүлеп бирелгән.
(Кукмара, 30 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләренең юллар челтәрен тәртиптә тотуга керткән өлешләре бихисап. Хәзерге вакытта алар республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән 2009 елдан гамәлгә ашырылучы күпьеллык проект – барлык торак пунктларга да каты өслекле юл уздыру Федераль-максатчан программасы буенча зур күләмле эш алып баралар, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Быел Югары Комар, Кызыл Тау, Важашур, Салтык-Ерыклы, Кенәбаш авылларына илтүче юллар – барлыгы 12,5 чакрым арага асфальт түшәләчәк. Аның өчен дәүләттән 348 миллион 190 мең сум акча бүлеп бирелгән, - дип яза "Хезмәт даны" газетасы.
Салтык-Ерыклы һәм Кызыл Тау авыллары юлында алып барыла торган эш фронты белән үзебез дә танышып кайттык. Бүгенге көндә ике участокта да кызу эш кайный.
-Май аенда эшкә керешкән идек. Әмма һава шартларының начараюы, өзлексез яңгырлар яву нәтиҗәсендә графиктан шактый нык калышырга туры килде. Шуның өчен көннәр әйбәт вакытта хәзер алны-ялны белми эшлибез. Көндез казу, тигезләү, катоклау кебек җир эшләрен башкарсак, икенче смена егетләре төнге сәгать уникеләргә кадәр ком, вак таш җәяләр, - ди Кәркәүч-Салтык-Ерыклы юлында эшләүче бригаданың юл мастеры Ленар Газизов. – Ике авыл арасындагы участок дүрт чакрымнан артык. Юлның әлеге участогында дүрт тимербетон суүткәрү торбасы салына. Зур күләмле төзелеш-монтажлау эшләрен башкару өчен субподрядчы оешмалар да җәлеп ителде.
Тиздән кәркәүчлеләр дә асфальт юлдан йөриячәкләр. Салтык-Ерыклыга баручы юл авылның төп урамы аша узганлыктан, анда да быел асфальт түшәлә.
-Юл төзекләндерү-ремонт эшләре барлык норма һәм таләпләргә дә туры килергә тиеш, - ди "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы урынбасары Рөстәм Зарипов. – Шулай ук проектта коммуникацияләрне (газүткәргеч, элемтә һәм элект тапшыру линияләре) яңадан кору каралган. Боларның барысын да тиешле хезмәт вәкилләре башкара.
Кызыл Тау авылындә яшәүчеләрнең дә юлсызлыктан ничек тилмерүен яхшы беләбез. Район җитәкчелегенең халык белән очрашуы вакытында ел саен юл мәсьәләсен күтәрә иде алар. Ниһаять, тиздән әлеге проблемага нокта куелачак.
– Түбән Өскебаш авылыннан Кызыл Тауга кадәрге ара 2,6 чакрымны тәшкил итә. Әлеге участокка асфальт җәеләчәк. Ә инде авылның башлангыч мәктәпкә кадәрге өлешенә вак таш түшәү каралган, - ди биредә эшләүче бригаданың юл мастеры Зөлфәт Әхмәдуллин. – Биредә эш шулай ук ике сменада һәм ике бригадада оештырылган. Яр Чаллы шәһәреннән килгән субподрядчы егетләр ике авыл арасындагы юлда ком, вак таш-ком катнашмасы җәю өчен җирлек әзерләделәр. Шулай ук суүткәргеч торбаларын урнаштыру буенча да эш төгәлләнде. Ул урында юл киңәйтеп тигезләнде.
– Без инде бу көнне күрербез, кайчан да булса авылыбызга кадәр асфальт юл килер дип өметләнмәгән дә идек, - ди Кызыл Тауда гомер кичерүче Анфиса ханым Егорова. – Яңгырлар яуганда машиналар пычракка батып кала иде. Җәяүлеләр дә саздан көч-хәл белән йөрде. Юлчыларның эшләре күзгә күренә. Юллар киң, көзге кебек ялтырап тора хәзер. Асфальт та түшәсәләр, бөтенләй шәһәрдәгечә булачак бит! Кечкенә авылларны юллы итүгә юнәлдерелгән программаларның эшләвенә сөенеп бетә алмыйбыз. Җитәкчеләргә дә рәхмәтебез чиксез.
"Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, Югары Комар, Важашур, Кенәбаш авылларына илтүче юлларда да эш тулы көченә алып барыла. Көзгә кадәр барлык участокларда да эш төгәлләнеп, объектлар файдалануга тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз