Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның бер авылында мәдәният йортын төзекләндерүгә 4,5 млн сум акча каралган
Капиталь ремонт эшләрен "Стройком Плюс" җәмгыяте оешмасы башкара.
(Кукмара, 12 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Бүгенге көндә "Стройком Плюс" җәмгыяте оешмасының бер төркем хезмәткәре Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү белән мәшгуль. Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның.
- Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, - ди оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Алга таба су, канализация торбаларын яңабаштан уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе бар.
Бүгенге көндә оешма көче белән Туембашта 4 млн сумлык, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз