Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның бер авылында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән һәр хуҗалык 600 мең сум керем алган
Бу – район җирлекләре арасында гына түгел, республика буенча иң зур күрсәткеч.
(Кукмара, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Узган ел Зур Сәрдек җирлегендә эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән һәр хуҗалык 621 мең сум керем алган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Бу – район җирлекләре арасында гына түгел, республика буенча иң зур күрсәткеч. Җирлектә 972 хуҗалык булса, аларда 1500 мөгезле эре терлек асрала. Бу як төбәк халкы яшелчә үстерү остасы буларак та танылган.
Үзара салым программасы ярдәмендә авылларда күп социаль мәсьәләләр хәл ителә.
- Сезнең җирлектә дәүләт программалары нигезендә дә ел саен бер-ике объект төзелә. Киләчәктә үзәк урам юлын төзекләндерү, Аш-Буҗи авылында яңа клуб салуны дәүләт программасына кертү планлаштырыла, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев җирлектә булган халык җыенында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз