news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның бер авылында балалар бакчасын төзекләндерүгә 15 миллион сум тотылган

Балалар бакчасы 25 сабыйга исәпләнгән.

Кукмараның бер авылында балалар бакчасын төзекләндерүгә 15 миллион сум тотылган

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны"). Поч.Сутер авылында сөенечле вакыйга булды – мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре 15 миллион сумга төшкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Петр Иванов, "Стройком плюс" төзелеш оешмасы җитәкчесе Вадим Әхәтов һәм башкалар катнашты.

- Моннан дүрт ел элек җирлек халкы белән очрашып-сөйләшү вакытында балалар бакчасы сораган идегез. Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Биредә республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде, - диде район башлыгы үзенең тәбрикләү сүзләреннән соң.

Балалар бакчасы 25 сабыйга исәпләнгән. Анда бүгенге көндә Поч.Сутер, Важашур, Иске һәм Яңа Каенсар, Югары Шөннән 13 бала бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot