news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның бер авылында “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызлар очрашты

Анда гүзәл затлар кул эшләренә өйрәнделәр.

Кукмараның бер авылында “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызлар очрашты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 24 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Байлангар авылында “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызларның очрашуы узды. Анда гүзәл затлар кул эшләренә өйрәнделәр. Бу турыда җирле  басма хәбәр итә.

Очрашу милли җыр-моңнарыбызны, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калу максатыннан оештырылды. Гүзәл затлар сөйләшкән, аралашкан вакытта да кул эшләре белән шөгыльләнәләр, нидер чигеп, бәйләп утырырга яраталар.

Мәдәният йортына килгән ханымнарга авылыбызның кул остасы Гөлфия Газизуллина алъяпкыч чигү буенча дәрес үткәрде. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100