news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Байлангар авылы «Ак калфак»лылары районнарының 90 еллыгына сөлге чигә

Җирлекнең Ветераннар советы рәисе Гөлфия Газизуллина җитәкчелегендә бәйгегә сөлге әзерләделәр.

Кукмараның Байлангар авылы «Ак калфак»лылары районнарының 90 еллыгына сөлге чигә
http://tatar-congress.org/

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Кукмараның Байлангар авылы «Ак калфак»лылары районнарының 90 еллыгы уңаеннан сөлге чигә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

 Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йортында оешкан «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына йөруче ханымнар чигү остасы, җирлекнең Ветераннар советы рәисе Гөлфия Газизуллина җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгы», «Кукмараның 90 еллыгы» уңаеннан үткәрелүче конкурска сөлге чикте.

Үзенең һөнәрен, хезмәтен киләчәк буыннарга ядкарь итеп калдырырдай кеше ул — авылның абыстае, чигү остасы Гөлфия апа. Әлеге һөнәре белән инде бик озак шөгыльләнә. Куз явын алырдай итеп чиккән чәчәкләре тәрәзә пәрдәләренә төшкән, мендәр тышларында урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot