news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Балыклы авылы бөясенә аккошлар төшкән

Авылда бөя моннан ике ел элек ясалган,ә аккошлар беренче тапкыр килгән.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Балыклы авылы бөясенә аккошлар төшкән, дип яза район басмасы. 
 
Балыклы авылы халкы үзләре янындагы бөялә аккошлар күреп гаҗәпкә калган.
 
Инстаграм челтәрендәге фото авторының сүзләренә караганда, авылда бөя моннан ике ел элек ясалган, ә анда аккошлар беренче тапкыр төшкәннәр. “Беркөнне алар безнең тирәдән төркемнәре белән очып киттеләр, күрәсең, өчесе генә бөягә төшкән. Алар шундый зур һәм бик матур”, - дип яза ул. 
 
Билгеле булганча аккошлар чиста һәм тыныч су яраталар. Биредә алар озак торырлармы анысы билгесез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100