news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның автомобиль йөртүче кызлары көч сынашты

Конкурс техник тикшерү узу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча белемнәрне тикшерү буенча өч этапта үткәрелде.

Кукмараның автомобиль йөртүче  кызлары көч сынашты
Хезмәт даны

(Кукмара, 23 июль, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмарада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2019" конкурсының район этабы узды. Ул техник тикшерү узу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча белемнәрне тикшерү буенча өч этапта үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурста беренче урын Ләйсән Нәҗметдиновага бирелде. Аңа 15 августта республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. Гөлнар Әшрәпова 2 урынны, Луиза Галимҗанова 3 урынны алды. 

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" номинациясендә - Зөлфия Нигъмәтуллина, ә "Автомобильне фигуралы йөртү" номинациясендә Гөлназ Нәҗипова җиңү яулады.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot