Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмараның "Аргамак" командасы республикада беренче урынны алды
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кукмаралыларның "Аргамак" спорт командасы республика күләмендә үтә торган һәр бәйгедә приз яулый.
(Кукмара, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Физик мөмкинлекләре чикләнгән кукмаралыларның "Аргамак" спорт командасы инде күптәннән танылу алды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Татар халкында зур ихтыяр җир селкетер, нык ихтыярлыга күкләр дә булыша, дигән әйтемнәр бар. "Аргамак"ка йөрүчеләр дә көчле рухлы, үҗәт холыклы булганга күрә күркәм нәтиҗәләр күрсәтәләр. Җилкендереп торучы тренерлары Дамир абый Галиәхмәтов та шул ук фикердә: "Алар белән инде җиде ел эшлим. Өстәл теннисы буенча Сабада үткән ярышка команда туплап барырга тәкъдим иткәннәр иде. Аннан беренче урынны алып кайттык та, шуннан бирле үзләреннән аерыла алмыйм. Командадагы бер генә спортчының да авырып торам әле, ярышка бармыйм, дип бервакытта да каршы килгәне юк. Киресенчә, чакыруны көтеп алалар. Кайчан ярыш була, юлга сәгать ничәдә кузгалабыз, дип белешеп кенә торалар. Бәйгеләр вакытында да мин булдырам дип, призлы урынга чыгар өчен бар көчләрен куялар ," - ди ул.
Быелгы ел аргамаклылар өчен аеруча истәлекле булды. Чөнки ел дәвамында барган республикакүләм спартакиадага күптән түгел нәтиҗә ясалды һәм гомуми очколар буенча "Аргамак"ның республикада беренче урын яулавы билгеле булды. Безнекеләр дүрт спорт төре - начар күрүчеләр арасында мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча җиңү яуладылар. Калган төрләр буенча да сынатмыйлар.
-Гыйнвар аенда старт бирелгән спартакиада кысаларында барлыгы 15 төргә якын ярыш үткәрелде. Ай саен нинди дә булса бәйгегә бармыйча калганыбыз юк. Соңгы вакытта популяр төрләрдән тыш бочче, галбол кебек спорт уеннарын да үз иттек, - ди Дамир Галиәхмәтов - Әлбәттә, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар белән эшләүнең үз авырлыгы бар. Беренчедән, аларны йөртү өчен махсус транспортыбыз юк. Ярышларга барганда алар Кукмарага үзләре транспорт юллап киләләр. Моның өчен аларның чыгымнарын каплау каралмаган. Коляскада гына хәрәкәт итүче спортчыбызны өеннән алып китәбез, күтәреп автобуска алып керәбез, төшерәбез. Ярышлар үтә торган урыннарда да уңайлы шартлар булмаска мөмкин. Шулай булса да, без авырлыкларга да, өстәмә мәшәкатьләргә дә түзәбез. Спортчыларыбыз гына үзләренең максатларыннан тайпылмасыннар иде.
"Аргамак"ка районнан төрле төбәкләрендә яшәүче 30га якын спортчы керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз