news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның 70тән артык егете солдат итеге киячәк

Хәрби комиссариатта чакыру комиссиясе эшләде.

(Кукмара, 14 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Язгы чакырылышта Кукмара районының 70тән артык егете армия хезмәтенә алыначак. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләр Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган. Беренче төркем 18 апрельдә юлга кузгалачак.

Район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе дә эшләде. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия 30 булачак солдат белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, гаилә хәлләре, тәртип мәсьәләсе – берсе дә комиссия вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады. Шунысы сөенечле: егетләрнең һәммәсе дә армиягә үз теләкләре белән баруларын әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100