Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмаралыларда 482 данә утлы корал бар
Әмма коралны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк.
(Кукмара, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында Кукмарада "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевтан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районның 401 кешесендә 482 данә утлы корал бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. Узган ел коралларның сакланыш тәртибен бозган өчен - 16, ә быел 31 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар.
"Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе тикшереләчәк. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80, 2-65-41 телефоннары аша шалтыратып әйтергә кирәк.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, киселгән утлы корал тапшырган өчен - 3 мең, шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, гранаталар һәм шома көпшәле утлы ату коралы өчен – 1 мең 500 сум, көпшәсе киселгән, кулдан ясалган утлы коралга – 1 мең, газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сумга кадәр акча түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз