news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмаралылар үзләренең тапкырлыгын раслап күрсәтте
Районда республикадагы “Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр” клубы берләшмәсенең премьер-лига төркемнәре арасында бишенче республика бәйгесенең зона уеннары үтте
Скопировать ссылку
(Кукмара, 10 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итүенчә, Кукмарада республика “Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр” клубы берләшмәсенең премьер-лига төркемнәре арасында бишенче республика бәйгесенең зона уеннары үтте. Анда Кукмарадан “Хуҗа Насретдин” оныклары, Балык Бистәсеннән “Алтын Балык”, Сабадан “Аннан-моннан” төркемнәре республика бәйгесендә катнашу өчен көч сынашты.
Командалар бу бәйгегә “Белемле - меңне егар” дигән тема юнәлешендә әзерләнгәннәр. Ул берничә уен белән үрелеп барды. Уенчылар үзләренең районнары белән таныштырды, төрле темаларга миниатюралар күрсәтте, сүзләре мәгънәсез тоелган җырларга пародияләр ясады. Ике сәгать дәвам иткән бәйгедән соң танылган язучы, юмор остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Ләбиб Лерон, Марсель Галиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Алмаз Хәмзин һәм ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре республика фәнни-методик үзәгенең бүлек мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәсәновалар составындагы жюри нәтиҗә ясады. Алар фикеренчә, бәйгедә шаянлыгы, тапкырлыгы белән аерылып торган Кукмара командасы республика уеннарында һичшиксез катнашырга хокуклы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2