news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар "Яшь һөнәрчеләр" төбәк чемпионатында катнаша

Бәйгедә 12 команда үз осталыгын күрсәтәчәк.

(Кукмара, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkils) стандартлары буенча төбәк чемпионаты башлана. Укучылар һәм студентлар юл төзүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, медицина, лазер һәм робот техникалары, ташчылар, басма технологияләр һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашачак, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.


Эшче һөнәрләр чемпионатында Кукмара районының Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнаша. Кукмара аграр көллияте студентлары – 6 команда "Кирпеч салу", "Авыл хуҗалыгы машиналарын куллану", "Җиңел автомобильләрне ремонтлау", "Мода технологиясе", "Татар ашлары", "Йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү" юнәлешләре буенча үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Мәмәшир, Поч.Сутер, Поч.Кучук, Кукмара өченче мәктәбе укучылары да бәйгедә сынатмаслар дип ышанабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot