news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар "Яшь һөнәрчеләр" чемпионаты финалыннан җиңү белән кайтты

Татарстан данын яклаган Газиз Хәсәнов хәзер Рәсәй җыелма командасында.

(Кукмара, 23 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Краснодарда узган "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының финалында кукмаралылар да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюниналар командасы "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча бәйгедә 3 урынны алды.

Зур Сәрдек егете, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятенең 3 курсында белем алучы Газиз Хәсәнов чемпионатта беренче урынга лаек булды. Татарстан данын яклаган егет хәзер Россия җыелма командасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot