news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмаралылар "Татарстан гасыры" белем бирү проектын тәкъдим итүдә катнашты

Районга "Татармультфильм" студиясенең дипломы тапшырылды.

(Кукмара, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев "Татарстан гасыры" белем бирү проектын тәкъдим итүдә катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бу чара Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелеп, анда әлеге проектның җиңүчеләре бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Гүзәл Дәүләтшина да бар. Шулай ук бу проектны тормышка ашыруда актив катнашкан өчен безнең районга "Татармультфильм" студиясенең дипломы тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot